Югары Ослан мәктәпләренә 2 яңа автобус

2016 елның 30 августы, сишәмбе

Яңа уку елы бөтен районнардагы кебек бик яхшы хәбәрләр белән башланып китте.

Һәр елны була торган церемониядә Татарстан Президенты Рөстәм Миннеханов район башлыгы Марат Зиатдиновка 2 яңа мәктәп автобусының ачкычын тапшырды. Бу республика бюджетыннан кергән автобуслар Макыл һәм Куралово мәктәпләренә биреләчәк.

Ә “Укытучыга – ноутбук” программасы кысаларында  район мәгариф бүлеге башлыгы Вилен Касыймовка ноутбук комплектларына сертификатлар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International