Уйнагыз, гармуннар!

2016 елның 31 августы, чәршәмбе

Кичә, республика көнендә, Казанның Г.Камал исемендәге театры мәйданында «Уйнагыз, гармуннар!» дигән фестиваль булып узды. Анда Югары Ослан районыннан Печище клубының «Калинушка» ансамбле чыгыш ясады.

Традиция буенча анда республиканың һәр почмагыннан иҗат коллективлары җыйнала.

Быел алар 40 ка якын коллектив килгән, хәтта Австрия белән Казахстаннан да кунаклар бар иде.

Безнең “Калинушка” массовый чараларда гына түгел, ә Үзәк мәйданда да чыгыш ясады.

Ахырдан тамашачылар аларга килеп рәхмәт әйтте. Аларның республикада да даны таралган инде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International