Кичә Макыл авыл җирлегендә “Югары Ослан” Агрофирмасы хезмәт коллективы белән очрашу булып узды. Макыл авыл җирлеге башлыгы Алина Матвеева 1 нче яртыеллыкка авыл җирлеге үсеше турында отчет бирде.
Очрашуда район башлыгы Марат Зиатдинов катнашты. Ул үз чыгышында халыкны районда тормышка ашырыла торган программаларга тукталды, халыкны кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Сораулар арасында су белән тәэмин итү, урам газопроводы, чүп-чар контейнерлары турындагы мәсҗәләләр бар иде.