Бүген Введенка Бистәсендә 1 нче сентябрьгә багышланган тантаналы линейка булып узды. 3 бала 1 нче класска укырга килде.
Балаларны һәм укытучыларны котларга авыл җирлеге башлыгы Д.Морозов килде. Ул 1 нче сыйныфларга бүләкләр өләште һәм алга таба авыл җирлеге үсешендә үзләреннән өлеш кертерлек гражданнар булып үсәргә старт бирде.
Бәйрәмдә шулай ук культура бүлеге башлыгы М.Назарова да катнашты.
9 нчы сыйныф укучылары нәниләрне яңа уку елы белән котладылар. Беренче кыңгырау яңгырады.