Белем бәйрәме күңелле узды

2016 елның 1 сентябре, пәнҗешәмбе

1 нче сентябрь – белем бәйрәме. Бу көнне барлык россия мәктәпләрендә беренче кыңгырау яңгырый. Ямбулатово мәктәбендә быел беренче класска 5 укучы килде.

Культура хезмәткәрләре тантаналы линейкадан соң укучылар белән мавыктыргыч-уен программасы уздырдылар.

Ахырдан укучылар өчен “Укучы анты” үткәрделәр. Балаларга барысы да күңелле һәм уңышлы уку елы теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International