Матюшино гомуми урта мәктәбендә Белем бәйрәме тантаналы һәм оешкан төстә үтеп китте. Мәктәптә быел районның алты авылыннан укучылар килеп укыйлар. Яңгырлы көн булуга карамастан, иртәдән мәктәптә бәйрәмчә күңелле һәм җылы иде.
Бәйрәм мәктәп диреторы И.Ә.Шәрәфиевның котлау сүзләре белән башланып китте. Балаларны һәм укытучыларны шулай ук килгән кунаклар: Вахит авыл җирлеге башлыгы Җәләлетдинов А.Ш., Югары Ослан мәгариф бүлеге методисты Насибуллина Г.Я., иҗтимагый саклау бүлегендә эшләүче Бакирова И.С., мәктәп шурасының рәисе Җәләлетдинов Ш.К. кайнар котлады. Мәктәпнең уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары Шәрәфиева Р.Ә. узган уку елының эш нәтиҗәләре белән таныштырды. Насибуллина Г.Я. мәктәп директоры И.Ә.Шәрәфиевка Югары Ослан Башкарма комитетының Мактау грамотасын тапшырды.
Беренче кыңгырауны беренче сыйныф укучысы Нурмөхамәдова Фатима яңгыратты.
Укучылар өчен Югары Ослан районының 85-еллыгына багышланга “Монда бар да минеке, мин үзем дә чыгышым белән бу якныкы” темасына бердәм дәрес үткәрелде. Бәйрәм чәй эчү белән тәмамланды. Яңа уку елы белән!