Бүген Югары Ослан районының «Салават күпере» балалар бакчасына йөрүче нәни һәм беренче төркем балалары өчен белем көненә багышланган чара уздырылды.
Чараның төп максаты итеп балаларның күңелләрен күтәрү, күмәкләшеп бергә уйнарга өйрәтү иде. Балалар рәхәтләнеп уеннарда катнаштылар, бииделәр, табышмаклар чиштеләр. Кичәгә әкият герое килү ,балалар күңеленә хуш килде!