Эшләүче яшьләр арасында һәр елны оештырыла торган “Безнең заман” фестивале яшь буында хезмәткә хөрмәт, эшче профессиясенә ихтирам тәрбияли торган бик мөһим чара булып тора. Ул республиканың кадрлар потенциалын билгели, ресспубликаның үсешен тәэмин итә.
Фестивальдә катнашучылар 18 дән 35 яшькә кадәр төрле сферадагы предприятие һәм оешмаларда эшләүчеләр. Ул августтан ноябрьгә кадәр беренче зоналарда уздырыла.
1. Яр Чаллы: 30.09. - 01.10.2016 г., концерт ДК «КАМАЗ»;
2. Әлмәт: 14 - 15.10.2016 г., концерт ДК «Нефтьче»;
3. Түбән Кама: 7-8.10.2016 г., концерт халык иҗаты йортында;
4. Казан: 21 - 22.10.2016 г., гала-концерт - КСК К(П)ФУ «УНИКС».
5. Финал Казанда 10-11 ноябрьдә узачак.
Фестивальдә барлык предприятие һәм оешма вәкилләре катнаша ала. Номинацияләр: “Музыка юнәлеше”, Бию юнәлеше”, “Дан минуты”.
Гала-концерт 13 нче ноябрьдә Пирамидада узачак.
Фестивальнең Нигезнамәсе ТР ның промышленность һәм сәүдә Министрлыгы официаль сайтында (mpt.tatarstan) һәм РТ «Созвездие-Йолдызлык» - www.yold.ru яшьләр иҗтимагый сайтында. Телефоннар: 8(843)238-43-17, 238-00-63.