Белем көне

2016 елның 1 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген, 1 сентябрь көнне, гимназия 20 нче тапкыр укучыларга, үзенең канат астына тагын 27 беренче сыйныфка баручыларны кабул итеп, ишекләрен ачты.

Тантаналы линейка мәктәп вальсы белән ачылды. Гимназиия директоры Алмаз Вәгыйз улы укучыларны яңа уку елы белән котлады һәм олимпиадада җиңүчеләрне, яхшы укучыларны грамоталар белән бүләкләде. Линейкага котлау сүзләре белән Югары Ослан районы җитәкчесе Зиатдинов М.Г. һәм “Дом школьников” директоры Биктагирова Н.Х. кунакка килгән иде.

Белем көненә багышланган бәйрәм матур һәм күңелле үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International