Иннополиста яңа мәктәп ачылды

2016 елның 1 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген Иннополис шәһәрендә яңа мәктәп ачылды. Анда 100 дән артык бала белем алачак. Аның үзенчәлеге – мәктәпкәчә яшьтәге балалар да тәрбияләнәчәк.

Бүген тантаналы линейкада ТР ның “Информацион технологияләр Үзәге” башкарма  директоры Татьяна Камалетдинова катнашты һәм укучыларга бик яхшы теләкләр теләде.

Бу уку йортының учредителе – ТР Мәгариф һәм фән Министрлыгы. Аның турындагы 579 нчы номерлы  карарга ТР премьер-министры Илдар Халиков 22 нче августта кул куйган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International