1 нче сентябрьдә Югары Ослан мәктәбендә активистларны тантаналы рәвештә “Укучыларның Россия хәрәкәте” нә алу церемониясе булды.
Бу тантанада почетлы кунаклар, пионерия ветераннары катнашты.
Чара вакытында ветераннар яңа гасыр пионерларына киңәшләр бирделәр, үзләренең тәҗрибәсе белән уртаклаштылар. 70 нче елларның иң яхшы пионервожатые О.К.Хуртина белән “речевка” һәм салют кабатладылар, символ һәм атрибутларны атадылар. Традицияләргә тукталдылар, пионерлар гимнын җырладылар.
Балалар хәрәкәтенең муниципаль кураторы Биктагирова Н.Г. бөтенроссия иҗтимагый дәүләт оешмасының максатлары һәм бурычлары белән таныштырды. Аның бер юнәлеше булып “Юнармия” хәрәкәте торуын әйтте.
Чара балаларга кызыл галстуклар бәйләү һәм сүз бирү белән тәмамланды.