1нче сентябрьдә «Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсендә белем көненә багышланган тантаналы линейка булды.
Беренче сыйныфка килгән балалар өчен кыңгырау беренче мәртәбә чыңлады. Алар бу искиткеч могҗизалы юлны сыйныф җитәкчеләре Гаранина Татьяна Васильевна белән бергәләшеп үтәчәкләр.
Бәйрәм котлауларын җиткерү һәм бүләкләр тапшыру өчен Югары Ослан районының башкарма комитеты җитәкчесе Хакимҗанов Л.З., яшь туристлар станциясе җитәкчесе Евстифеева В.А., Борнаш авыл хуҗалыгы җитәкчесе Бурукин С.В. килгән иде.
Барлык укучыларны һәм мәктәп коллективын мәктәп директоры Бочков С.М. котлады.