Бүген, 2 нче сентябрьдә, район башлыгы Марат Зиатдинов ТР Президенты Р.Миннеханов җелән бергә Иннополис шәһәрендә узган Наблюдательный Совет утырышында катнашты.
Утырыш барышында ИТ-компаниянең ОЭЗ резиденты статусын алырга омтылучы 5 проекты каралды. Бу проектларга тотыласы акча 99,2 млн. сум тәшкил итә.
Проектларның исемнәре: ООО «ЦРТ Биометрика», ООО «ТатМобайлИнформ СиДиСи», ООО «Визиолоджи Технологии», ООО «Дисциплина Большие Данные», ООО «ЛокФорГейт». Алга таба бу проектлар Россиянең Минэкономразвитиесендә каралачак һәм резидентлар куйган таләпләргә яраштырыла.
Наблюдательный Советның карары нигезендә “Восход” фәнни-тикшеренү институтына һәм “БАРС Груп” компаниясенә ОЭЗ ның партнерлары статусы бирелде. Алар хәзер льготалы рәвештә помещениеләрне арендага Попов исемендәге административ Үзәктән алырга мөмкин булачак.