Районның балалар китапханәсе ”Китап уч төбендә” дигән Халыкара акциядә катнашты. Аның максаты: китап уку Программасын тормышка ашыру иде. Бу акциядә катнашучылар “Радуга” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм аларның тәрбиячеләре Наталья Крымова булды. Алар хәзерге заман әдәбиятыннан Остер, Усачёв, Савельева әсәрләре белән таныштылар.
Балалар үзләре мөстәкыйль укысын өчен балаларга “Дәү әнигә кунакка” “В гости к бабушке” дигән 30 китап җыентыгы авторы Р.Вәлиева китапларын тараттылар.