Кичә, 5 нче сентябрьдә, район башлыгы Марат Зиатдинов район халкы белән туры элемтәгә керде.
Аңа 6 кеше үзен кызыксындырган сораулар бирде. Башлык аларга тиешле җаваплар кайтарды, кайберләрен урында ук анализлады.
Район газетасының киләсе санында ул сөйләшү басылып чыгачак.
Мондый элемтә ай саен кабатлана.