Мәктәпләрдә терроризмга каршы көрәш

2016 елның 7 сентябре, чәршәмбе

3 нче сентябрьдә районның барлык мәктәпләрендә ”Экстремизмга – юк!” дигән айлык башланып китте. Терроримга каршы көрәш турындагы темага линейкалар, бердәм класс сәгатьләре һәм мәгълүмати чаралар уздырылды. Һәрбер чара Бесландагы коточкыч вакыйгаларны искә алу минуты белән башланып китте.

Ә Югары Ослан мәктәбендә бу чара район башлыгы урынбасары С.Осянин һәм чиркәү настоятеле отец Владимир катнашында узды.

Гимназиядәге чарада – район китапханәсе хезмәткәрләре, Кураловода – МЧС хезмәткрләре, Матюшинода – авыл җирлеге депутатлары катнашты.

Балалар хәрәкәте активистлары Беслан трагедиясе истәлегенә йөрәк формасындагы шәмнәр кабыздылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International