Дан Аллеясе ачылу

2016 елның 7 сентябре, чәршәмбе

6 нчы октябрьдә Югары Ослан урта мәктәбендә рәсми рәвештә фронтовик укытучыларга һәм укучыларга багышланган  Дан Аллеясы ачу тантанасы булды.

Мәктәпнең тарих укытучысы Светлана Хуртина җитәкләгән туган якны өйрәнү клубы членнары һәрбер фронтовик-герой укытучы турында сөйләделәр. Алар: Пронягин Павел Васильевич; Пелепец Петр Иванович;Малютина Мария Васильевна; Бабушкин Михаил Григорьевич; Болгаров Петр Семенович; Теляков Ибрагим Хусаинович; Пелепец Аркадий Геннадьевич.

Бу истәлекле ташка илтүче яңа аллеяның тасмасын мәктәп директоры И.Борисова һәм мәктәпнең озак еллар тарихи музеен җитәкләгән,  40 ел тарих укыткан О.К.Хуртина кисте.

Директор бу аллея кысаларында ачык һава астында укучыларның үз куллары белән эшләнгән экспонатлардан  Музей оешачагын әйтте.

Ахырдан барлык укучылар бергә  җыр башкарбылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International