Район китапханәсендә оештырылган язучы фантаст А.П.Казанцевка багышланган китап киштәсе шул исемне йөртә.
Бу авторның китапларын укып, башка фантаст язучылар белән чагыштыргач, аның әсәрләре фәндәге табышмак кебек искитмәле кызыксыну уятканын сизәсең. Анда җирдәге һәм космостагы күренешләр бер бөтенгә берләшәләр, ә фантазия ерак гасырларга барып тоташкан авторның интуициясе һәм алдан күрә белүе белән нечкә бәйләнгән.
Язучы шуның өстенә гипотеза, легенда, археология кебек фәннәр белән кызыксынган.