Хәзер мәктәпләрдә Куркынычсызлык айлыгы кысаларында укыту эвакуацияләре уза. Монда 2 минут эчендә мәктәп бинасын ташлап чабу, янгынга эләкмәү, кагыйдәләрне үтәү зарур. Укытучылар ОБЖ укытучысы Р.Фазлыевка рапорт бирделәр.
Чараның максаты – төрле фаҗигаләр булган очракта игътибарлылык, уяулык тәрбияләү.