“Безнең кадерле ветераныбыз” дигән социаль – гуманитар проектны үтәү максатында районның картлар һәм инвалидлар йортында тыл батырларына аерым яхшы шартлар тудыру буенча өзлексез эш алып барыла. Аның төп ноктасы булып урам территориясен матурлату, анда пейзажлар ясау булды.
Бүген мәрхәмәтле эшләр эстафетасы кысаларында район Башкарма комитеты җитәкчесе Л.Хәкимҗанов үзенең хезмәткәрләре, спорт мәктәбе, гимназия укытучылары белән картлар йортында субботник оештырды. Анда ни генә эшләмәделәр: беседканы буядылар, спорт мәйданчыгын төзәттеләр, территорияне чистарттылар...
Бу ярдәмгә мохтаҗ халыкка күрсәткән кайгырту бик уңай вакыйга булып тора.