Анонс

2016 елның 9 сентябре, җомга

Хөрмәтле райондашлар һәм район кунаклары!

Сезне “Бергә яктырак” дип исемләнгән энергия саклагыч Бөтенроссия фестивалендә катнашырга чакырабыз. 10 нчы сентябрьдә  Казанның Гаилә Үзәге, С.Хәким урамы, 4 нче йорт территориясендә узачак.

Бу фестиваль Россиянең иң эре шәһәрләрендә: Мәскәүдән Владивостокка кадәр узачак.

Казанда узачак чаралар арасында:

-    Шәһәр җитәкчеләре катнашында энергияне экономлау буенча петиция язу;

-    Янмый торган лампаларны утилизацияләү;

-    Энергияне саклаучы технологияләрнең демонстрацион күргәзмәсе эше;

-    Тематик конкурслар, квестлар, викториналар, спорт уеннары;

-    Кичке концерт программасы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International