Бар дөнҗя эчкечелеккә каршы

2016 елның 9 сентябре, җомга

11 нче сентябрь – Бөтенроссия аеклык көне. Бу көн һәр кешене эчкечелекнең нинди зыян китерүе һәм сәламәт тормыш рәвешенең нинди кыйммәткә ия булуын тагын беркат искә төшерү өчен бик мөһим көн.

Безнең район эчемлек белән шөгыльләнүчеләр арасында республикада 10 нчы урында тора. Эчүчеләр арасында күбрәге – хатын-кызлар. Соңгы вакытта алар рәтендә яшьләр дә күпләп күренә башлады.

Бу проблеманың иң төп сәбәбе - алкогольнең бар кешегә дә якын һәм арзан булуы. Яшьләр арасында пиво белән мавыгу артып китте. Ул куркыныч эчемлек. Аны еш эчкән кеше бик тиз өйрәнеп китә һәм көчлерәк эчемлекләргә сузыла башлый.

90% җинаять эчкечелек белән бәйле. Районның 265 кешесе ЦРБ ның наркология кабинетында учетта тора. 90% балалар алкоголь эчүчеләрдән туып, акыл ягыннан тайпылыш белән үсә.

Бу тема белән районда профилактик эш алып барыла. Быел гына төрле категория кешеләренә 11 лекция, 32 әңгәмә уздырылган.

2015 нче елда 259 кеше учетта торса, быел аларның саны – 265, алардан 45 е – хатын-кызлар. “Алкоголизм” диагнозы белән учетка куелучылар саны артканнан – арта бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International