Голубина Европа беренчелегенә китте

2016 елның 9 сентябре, җомга

Безнең яшь якташыбыз, авыр атлетика буенча зур уңышларга ирешкән Олеся Голубина, үз авырлыгындагы категория буенча Европа беренчелегенә китте.

- Ышанып булмый, безнең спортсмен Европа үрләренә менеп җитте, - ди спорт мәктәбенең директоры Е.Абызов. Аның көчле, талантлы икәненә без күптән инандык инде. Тренеры тәҗрибәле оста Ришат Мансуров та бик шатлана һәм аңа зур өметләр баглый.

Алеся физик һәм психологик яктан да ярышларга әзер. Аннан Европаның иң яхшы 5 легенә керүен көтеп кала тренеры.

Аның чыгыш ясау вакыты да инде билгеле: 13 нче сентябрь, безнең вакыт белән 13.00 сәгатьтә. 13 нче сан аңа гел җиңүләр генә алып килә. Аның туган көне дә - 13 нче апрель. Уңышлар телибез сиңа, Алеся!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International