Югары Ослан урта мәктәбенең СМС отряды “Лачыннар” Югары Ослан хастханәсе белән берлектә “Сәламәт Рәсәй!” исемле акциясендә. Чара барышында балалар Югары Ослан халкына сәламәт тормыш рәвеше, начар гадәтләр хакында сөйләделәр. Чара ахрында памяткалар өләштеләр.
”Сәламәтлек” десантлары моның белән генә тәмамланмый. Тиздән башлангыч сыйныфларга теш табибы Ключников А.И. авыз гигиенасы турында дәресләр үткәрәчәк.