Хөрмәтле мөселманнар!
Сезне озак еллар Исламның әхлакый идеаллары – мәрхәмәтлек, тугырылык, мохтаҗларга ярдәм кулы сузу кебек сыйфатлар белән халыкны тәрбяләп килгән Корбан бәйрәме белән котлыйм!
Корбан бәйрәме безнең күпмилләтле халкыбызның бай күңел мирасының бер өлеше. Мондый күңел байлыклары тиздән үсеп килә торган буынга район үсешендә катнашыр өчен бик кирәк байлык булып тора.
Бу бөек бәйрәм һәм иртәнге намаз сезнең күңелләргә яктылык һәм мәрхәмәтлек иңдерсен! Барыгызга да сәламәтлек һәм уңышлар телим!
Хөрмәт белән, район башлыгы Марат Зиатдинов