11 нче сентябрьдә Яр Чаллы шәһәрендә Д3-мини классы буенча автокроссның йомгаклау этабы булып узды. Ярышларда Маргарита Ширяева (Д3-микро), Антонова Анжелика, Аня Тихонова, Анастасия Ширяева (класс Д3-мини) катнашты.
Бу көнне Макыл мәктәбе укучылары барысы да финалга чыкты. Аларны истәлекле кубоклар һәм Камаз-Мастер экипировкасы белән бүләкләделәр. Кызларның тренеры Евгений Ширяев аларга бу ярышларда акчалата булышканы өчен Агрофирма директоры Р.Гәйнетдиновка зур рәхмәтен белдерә.