Көзге ярминкәләрдә безнең район да катнашты

2016 елның 12 сентябре, дүшәмбе

Шимбә көнне, 10 нчы сентябрьдә, Казанда традицион көзге ярминкәләр булып узды.

Казанның Яңа Савин районы сәүдә үзәгендә авыл хуҗалыгы продукциясе сатучылар бик күп иде бу көнне. Алар бик күп төрле, бәяләре дә әйбәт кенә.

Шәһәр халкы рәхәтләнде: итен, сөтен, яшелчәсен – барысын да тәмлерәген сайлап алды.

Ярминкәгә район талантлары да барган иде. Алар тагын да ямь өстәп җибәрде. Ә шәһәрлеләр аларны бию һәм алкышлары белән күтәреп алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International