Һәркемгә елмаю бүләк ит!

2016 елның 12 сентябре, дүшәмбе

Бүген көзге мәрхәмәтле эшләр атналыгы кысаларында район шифаханәсе стомотологы Алексей Ключников картлар һәм инвалидлар йортында яшәүчеләргә профилактик осмотр ясады.

Доктор аларга авыз куышлыгын ничек карарга, нәрсәләргә аеруча игътибар итәргә, протезлар белән ничек эш итәргә кирәклеге турында сөйләде, һәрберсенә гигиена чаралары бүләк итте.

Шул ук вакытта интернат хезмәткәрләре белән дә укыту эшләре уздырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International