Кичә, 14 нче сентябрьдә, районның Яшьләр клубында Вакансияләр ярминкәсе булып узды. Анда районның 14 предприятие һәм оешмасы катнашты. Вакансияләр саны – 131 эш урынына 53. Ярминкәгә барлыгы 81 граждан килгән. Эшкә юнәлтмә 10 кешегә бирелде, калганнарга юридик ярдәм күрсәтелде.
Аның нәтиҗәләре буенча “түгәрәк өстәл” уздырылды. Анда Җитәкчеләргә эшсезләр белән нинди эшчәнлек алып барасы һәм бурычлар турында сүз барды.