Бүген, 15 нче сентябрьдә, район башлыгы Марат Зиатдинов Республика премьер-министры И.Халиков катнашындагы Республиканың бакчачылык белән шөгыльләнүчеләр утырышында катнашты.
Бу чара ТР ның Министрлар кабинетында булды. ТР бакчачылык белән шөгыльләнүчеләрнең идарә Советы рәисе В.Дейнекин хәзерге вакытта дача һәм бакчаларга керә торган юлларның бөтенләй юклыгы, су һәм электричество проблемаларын ачып бирде.
“017 нче елның бюджетына бу проблемаларга караган акчаларны кертү, аларны дөрес итеп файдалану турындагы караргаТР президенты инде кул куйган. Бу хәҗәтләр өчен әлегә 100 млн сум акча каралган.
Тагын 50 млн. сум Республика чүп-чар контейнерларын сатып алырга һәм урнаштырырга билгеләгән.
Республика һәр сорауда үзенең булышлыгын күрсәтәчәген белдерде. Барлык проблемаларны чишәр өчен хәзерге көнгә Республика казнасыннан 550 млн. сум бүленеп биреләчәк.