15 сентябрь көнне Югары Ослон муниципаль районының авыл хуҗалыгы бүлеге мөдире Рәшит Галимҗан улы Гыйбадуллин Матюшино урта мәктәбенең 10-нчы сыйныф укучысы Агеева Анастасияга җәйге каникул вакытында ындыр табагында тырышып эшләгәне өчен кыйммәтле бүләк һәм мактау кәгазе тапшырды.
Настяны мәктәп директоры Илдус Әнвәр улы Шәрәфиев һәм барлык укытучылар һәм укучылар да котлап кул чаптылар. Аңа киләчәктә дә уңышлар теләп калабыз!