“Иң актив мәктәп”

2016 елның 16 сентябре, җомга

22-25 сентябрь көннәрендә Казанның “Регина” гостиница комплексында ТР ның аграр яшьләр региональ оешмасының активы мәктәбе эшләячәк.

Бу мәктәпнең эшендә 18 дән 35 кә кадәр булган район актив яшьләре катнашачак.

Алар бу уникаль җыелышта республиканың актив, талантлы, уңышлы яшьләре белән очрашачак һәм әңгәмә корачак.

 Бу чараның максаты – республикада авыл хуҗалыгын үстерү буенча бара торган проектларны тормышка ашыру өчен яшьләргә бөтен шартларны тудыру.

Анда алга таба эш планнары төзеләчәк, тренинглар, лекцияләр, мастер-класслар, түгәрәк өстәлләр узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International