“Һөнәре буенча иң яхшы” профессионалҗ конкурсы

2016 елның 16 сентябре, җомга

2016 нчы елның 21-22 нче октябрь көннәрендә “Татарстан республикасының авыл яшьләре” программасын тормышка ашыру кысаларында ТР ның аграр яшьләр оешмасы һәм Авыл хуҗалыгы һәм сәүдә министрлыгы “Һөнәре буенча иң яхшы” профессиональ конкурсы үткәрә.

Бу конкурсның максаты авыл хуҗалыгында тырышып эшләүче һәм яхшы күрсәткечләргә ирешүче яшьләрне билгеләү.

Анда 18 дән 35 яшенә кадәр булган 1 елдан да ким булмаган стажлы гариза бирүче яшьләр катнаша ала.

Ул 2 этапта: теоретик һәм практик яктан ярыш формасында уза.

Номинацияләр:

–  «Иң яхшы инженер-механик»;

–  «Иң яхшы агроном»;

–  «Иң яхшы бухгалтер-экономист»;

–  «Иң яхшы механизатор»;

–  «Иң яхшы ветеринар врач»;

–  «Иң яхшы оператор савымчы»;

–  «Иң яхшы зоотехник»;

–  «Иң яхшы бозау караучы».

Җиңүчеләр диплом, 10 000 гә кадәр акчалата  сертификат белән бүләкләнәчәк . Барлык катнашучыларга 2 000 сум акча  бирелә.

Гаризаларны  АИС сайтына  https://ais.fadm.gov.ru/registration җибәрергә.

Телефон: (843)221-75-97

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International