15-16 нчы сентябрь көннәрендә район финанс-бюджет Палатасы рәисе Е.Колесова һәм контроль-хисап Палатасы рәисе Л.Хөрмәтуллина Казанда узган эчке дәүләт финанс контроле һәм надзоры темасына оештырылган семинарда катнаштылар.
Чара Идел буе Федераль округы өчен “Финконтроль” журналы тарафыннан Татарстан Республикасы Хөкүмәте каршындагы “Бюджет” укыту үзәгендә уздырылды.
Чыгышлардагы тема эчке финанс контроленә караган актуаль сораулар, регионнарның алдынгы тәҗрибәсе, бюджет законодательствосындагы үзгәрешләр, закупкаларның методологиясе турында булды.
Семинарда катнашучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга төгәл һәм аңлаешлы җаваплар алдылар.