Сезне профессиональ бәйрәмегез белән чын күңелемнән котлыйм!
Бу урманчылык көне – ул ил байлыгын урман байлыгы белән һәм табигатьне саклаучылар белән баетучылар көне.
Урман хуҗалыгында районның югары квалификацияле профессионаллары эшли. Алар чын мәгънәсендә энтузиастлар, үз миссияләрен җаваплы башкаручылар, урман фондын сыйфат ягыннан баетучылар, кешегә чиста һава һәм табигать байлыклары һәм яхшы кәеф бүләк итүчеләр.
Сезгә яңа уңышлар, киләчәккә ышаныч, энергия һәм оптимизм телим. Гаиләгезгә иминлек, илебезгә тынычлык, бәхет һәм сәламәтлек теләп калам!
Ихтирам белән, Башкарма комитет җитәкчесе Ленар Хәкимҗанов.