ГАИ га ришвәт бирү нәрсәгә китерә?

2016 елның 20 сентябре, сишәмбе

Югары Ослан районы Прокуратурасы 59 яшьлек Фәнил Зәкиевка дәүләт гаепләве такты. Ул ч.3 ст.30 ч.3 ст.291 УК РФ Җинаять Кодексы буенча хезмәттәге затка ришвәт биргәндә тотылды.

Моңа этәрүче ситуация: 22 нче июньдә Фәнил Зәкиев исерек рәвештә автомобиль руле артына утырып Студенецтан Югары Осланга  юнәлә. Закон буенча административ штрафка тартылмас өчен ГАИ хезмәткәренә 2000 сум акча төртә. Хезмәткәр акчадан баш тарта һәм протокол төзи. Нәтиҗәдә ул 60 000 сумга штрафка тартыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International