Анонс

2016 елның 21 сентябре, чәршәмбе

Югары Осланның “Свияга” ату комплекында 23-29 сентябрь көннәрендә Стенд атуы буенча Россия Чемпионаты уза. Бу бик тә престиж милли турнирда 200 дән артык спортсмен катнашачак. Алар арасында иң югары титуллы татарстанлылар-Россия Олимпиадасы җыелма командасы членнары Василий Мосин, Екатерина Рабая һәм Альбина Шакирова, Альбина Фазылзянова, Александр Филиппов һәм Сергей Демин катнашачак.

Федерация Президенты С.К.Демин “Свияга” уктан ату Үзәгенең бу ярышларга тулысынча әзер икәнен белдерде.

Бу чараны карарга бар халыкны чакыралар. Телефон: +79063266813. Нәтиҗәләр белән танышыр өчен сайт: @shooting_rt_official.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International