Актив мәктәбе

2016 елның 27 сентябре, сишәмбе

22-25 сентябрь көннәрендә Татарстанның Аграр яшьләр оешмасы чираттагы Актив мәктәбе утырышын уздырды.

Анда 33 районның активистлары катнашты. Алар арасында безнең районның Ләйсән Тазиева, Матюшино мәктәбе укучылары Е.Гагарина һәм Адель Насибуллов та бар иде. Алар Татарстанның иң көчле һәм иң актив яшьләре белән очрашып бик күп яңалыклар алып кайтты.

Утырышта район оешмаларының планы каралды, аңа өстәмәләр кертелде. Монда катнашучыларның барысына да Актив мәктәбендә уку үткән диеп сертификат бирелде

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International