Музей – тарихның иң тирән вакыйгаларына үтеп кереп, барлык серләрне үз эченә сыйдырган аерым бер территория. Кайчандыр ул кызыксыз бер урын булып тоела иде, ә хәзер музейга бик теләп йөриләр.
Инде 2 нче ел Туган якны өйрәнү музеенда “Тау ягы” квесты дигән мавыктыргыч чара үткәрелә. Быел анда “Казан серләре” студиясе хезмәккәрләре белән бергә Казан студентлары, укытучылары һәм укучылары катнашты.
Уенның беренче туры Югары Осланның 85 еллыгына, ә 2 нче туры Гражданнар сугышы вакыйгаларына багышланган иде.