Бар кешегә дә мәгълүм – гаиләнең бала үсешендәге ролен бернәрсә дә алмаштыра алмый. Гаиләдә генә бала җылылык, ярату һәм җаваплылыкка өйрәнә.
Гаилә белән бергә уку – искитмәле матур традиция. Анда бала шулкадәр ата-анага охшарга тырыша. Шуңа күрә район китапханәсендә “Гаилә белән – китапханәгә!” дигән акция уздырылды.
Анда китап турында әңгәмә, яңа матур китапларның күргәзмәсе, әти-әниләр белән викторина уздырылды. Аларга балалар үсешенә йогынты ясый торган китаплар тәкъдим ителде.