Кичә Югары Осланның Чехов урамы белән Печище трактына юл кисешкән урынга Татарстанның ”Юлдагы куркынычсызлык” программасы кысаларында светофор куелды. Ул кич белән соң гына куелганлыктан, күп кенә автомобилистлар аны күрмәде һәм иртәнге якта юл йөрү кагыйдәләрен бозучылар әле бар иде.
Җәяүлеләргә, һичшиксез, кагыйдәләрне төгәл үтәргә кирәк, светофор да аларны саклау өчен барлыкка килде!