ТР да уза торган “Татарстан талантлары” дигән балалар иҗаты конкурс-фестиваленең муниципаль этабы нәтиҗәләре билгеле булды.
Конкурска 20 дән артык эш кабул ителгән иде. Фотоконкурсны яшь буенча 2 гә бүлделәр. Призлы урыннарны Баймяшкина Мария, Сальцинова Мария, Гадельшина Яна, Переведенцева Яна алды. Аларның эшләре республика этабына җибәрелде.
Алга таба “Чәчәк ат, Татарстаным!” дигән конкурс нәтиҗәләре билгеле булачак.