2016 нчы елның 9 аена районның Контроль хисап Палатасы 33 контроль-аналитик чара үткәргән. Аларның 30 ы – планлы, ә 3 се – плансыз. Ул чаралар 35 объектта үтте.
Бюджет акчаларын максатчан тоту буенча Введенка Бистәсе, Мәйдан, Яңа Рус Мәмәтхуҗасы, Ямбулатово, Канаш, Печище авыл җирлекләре Башкарма комитетларын, аларның бухгалтерияләрен һәм Яшьләр клубын тикшерделәр.
Закон бозуларның суммасы 3,5 млн тәшкил итә.
Бу процедураларда прокуратура органнары да катнашты.
Контроль-хисап Палатасы коррупциягә каршы көрәш алып баруда да катнашты.