“Туган як турында яратып”

2016 елның 6 октябре, пәнҗешәмбе

Өлкәннәр декадасы кысаларында районның 85 еллыгына багышлап район Үзәк китапханәсендә “Туган як турында яратып” дип исемләнгән күргәзмә-презентация барлыкка килде.

Китап укучылар бик кызыксынып китапханә хезмәткәре С.Алемасовның район тарихы турындагы чыгышын тыңладылар.

Очрашуга килүчеләр район турындагы китапларны карадылар, элеккеге газеталардагы район турындагы белешмәләр белән таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International