60 ел бергə гомер кичергəн юбилярларны котлау,мəхəббəтнең бөтен каршылыкларны җиңгəнен күрү бик тə дулкынландыра.
6 нчы октябрь көнне Югары Ослан муниципаль районы Октябрь авыл җирлегендә Батмановлар галиәсе Георгий улы Владимир һәм Филип кызы Галинаның 60 ел бергә тигез гомер итүләрен, бриллиант туйларын билгеләп үттеләр.
Бу парлар узган тигез озын гомер юлын бик сирәк кеше генә үтә ала.Юлларында очраган кыенлыкларны,каршылыкларны җиңеп,бер-берсен гомер буе хөрмәт итеп,тугры булып үзләренең мәхәббәтләрен саклап калалар. Алар үзлəренең бəхетлəре итеп ике кызларын , дүрт оныкларын һəм ике оныкчыкларын саныйлар. Балалары хәзерге көндә укудагы,хезмəттəге уңышлары,тату һəм матур гаилə булулары белəн əти-əнилəрен сөендереп яшиләр.
60 ел бергə гомер иткəн юбилярларны ”Районның мактаулы юбилярлары” китабына теркәделәр һәм бу бәхетле парлар үзләренең имзаларын куйдылар. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Наталья Кадырова юбилярларга саулык,тынычлык,тигез озын гомер теләп Югары Ослан муниципаль район башлыгы Марат Зиатдиновның мактау хатын һәм истәлекле бүләген тапшырды.
Юбилярлар исеменә Октябрь авыл җирлеге башлыгы Шамиль Азизов җылы сүзләрен әйтеп бүлəк тапшырды. Бу котлауларга балалары,туганнары да кушылдылар.