Һәр шимбә район башлыгы Марат Зиатдинов район Советы Аппараты һәм Башкарма комитет хезмәткәрләре белән эш сораулары буенча утырыш уздыра.
Бу юлы көн тәртибендә гражданнарның мөрәҗәгатьләренә җавап бирү вакыты, керүче документлар, хезмәткәрләрнең эш башкару дисциплинасы, районның официаль сайты эшчәнлеге, налогларны түләү, районның 85 еллык юбилеена хәзерлек кебек сораулар каралды.
Утырышта гомуми бүлек җитәкчесе Л.Федорова, информатизация бүлеге башлыгы А.Савичев, район башкарма комитетының социаль-экономик үсеш бүлеге башлыгы С.Козина, район башлыгы урынбасары С.Осянин чыгыш ясады.
Тиешле службаларга йөкләмәләр бирелде.