Районда туфрак эшкәртү нигә акрын бара

2016 елның 8 октябре, шимбә

Бу атнада районда ТР ның авыл хуҗалыгы һәм сәүдә Министры урынбасары Тәлгать Таһирҗанов булып китте.

3 нче октябрьдә узган республика киңәшмәсендә Югары Ослан районы кырлардагы туфракны эшкәртү буенча Президент тарафыннан кискен тәнкыйтькә тартылды. Район кырларны кышка хәзерләү буенча республикада иң соңгы урында тора. Киләсе ел уңышына ул, һичшиксез, тискәре йогынты ясаячак. Министр Марат Ахметов әйтүенчә, һава торышы һәм булган техника әле эшләрне уңай якка борырга ярдәм итә.

Министр урынбасары авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре белән очрашты. Киңәшмә вакытышда эшнең начар бару сәбәпләрен анализладылар. 4 нче октябрьгә әле кырларның 5 тән бер өлеше генә эшкәртелгән, ә техниканың эшчәнлеге барлык хуҗалыкларда бик түбән.  

“Заволңье” агрохуҗалыгы инде үз эшен 40% башкарган булса, «Восток Зернопродукт» бүлекчәсе аны әле 8% ка, «Харино» бүлекчәсе тик 16 % ка гына үтәгән.

Министр урынбасары 2 сменалы эш оештырып, булган бар техниканы эшкә җигәргә дигән теләк белдерде.

Ахырдан кырлардагы механизаторлар белән очраштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International