Хөрмәтле авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре ! Сезне авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне белән чын күңелдән котлыйм.
Элек-электән халык крестьянны хөрмәт иткән, икмәкнең кадерен белгән, кырда эшли белгән, авыл кешесенә рәхмәтле булган.
Сезнең туган ягыгызга, туган авылыгызга, туган җирегезгә иксез-чиксез мәхәббәтегез, авыр хезмәтегез, түземлегегез илебезнең аграр промышленносте үсешенә бик зур өлеш кертә. Үз эшегез биргән җимешләр белән Сезнең һәркайсыгызның горурланырга хакы бар. Район кырларында, терлек фермаларында, ашлык эшкәртә торган предприятиеләрдә үзегезнең осталыгыгызны җигеп, җаваплыгыгызны тоеп, яңа технологияләрне актив үзләштереп районыбыз экономикасының үсешен тәэмин итәсез.
Хөрмәт белән, район башлыгы Марат Зиатдинов.