Гражданнарны кабул итү

2016 елның 11 октябре, сишәмбе

Бүген, 11 нче октябрьдә, Югары Ослан авыл җирлеге бинасында район иҗтимагый Советы членнары Р.Халиков һәм В.Зиятдинов гражданнарны борчыган сораулары буенча кабул иттеләр.

Халык җир бүлеп бирү мәсьәләләре, авылны төзекләндерү, “аварийный” агачларны кисү, контейнер мәйданчыклары хәле кебек сораулар белән мөрәҗәгать иттеләр.

Һәрбер сорауга тулы җавап алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International