Олы Мәминең авыл китапханәсе каршындагы мини-музейга республиканың Милли музееннан тарих фәннәре кандидаты Н.А.Халиков, өлкән фәнни хезмәткәр И.Р.Газизуллин экспедиция составы булып китте. Аның составына Янки Купала музее директоры Р.Ю.Абызова да кергән. Китапханә җитәкчесе Г.Я Скарлухина “4 гасырны эченә алган авыл тарихы” дигән экскурсия ясады.
Кунаклар китапханәгә автографлары белән китаплар бүләк итте.